Лаеш районында боз өстендә калган биш балыкчыны коткарганнар
Коткарылучыларның берсе дә зыян күрмәгән, ир-атларга административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән
Лаеш районында боз өстендә калган тагын биш балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Кичә республиканың Лаеш районы Атабай торак пункты янында боз өстендә калган биш кеше коткарылды. Балыкчыларның берсе һава мендәрендәге судно озатуында кар чанасында ярга үзе чыкты.
Ир-атларның берсе дә зыян күрмәде. Коткаручыларны полиция хезмәткәрләренә тапшырдылар.
Чыганак: Татар- информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев