Лилия Абдуллина: «Киемнәремдә - иҗат могҗизасы»
Чаллыда башка беркайда да күреп булмый торган киемнәр тәкъдим ителүче урын бар.
Дизайнер Лилия Абдуллина сәнгать әсәре булырлык күлмәкләр иҗат итә. Аларны кигән һәр хатын-кыз, нинди яшьтә булуына карамастан, үзен бердәнбер һәм кабатланмас итеп тоя.
Интернетта бөтен нәрсәне табып булган, мода күз иярмәс тизлектә үзгәреп торган заманда аның салоны – үзенчәлекле кием эзләүчеләрне коткаручы бер утрау кебек. Дизайнер Лилия Абдуллина көчле һәм шул ук вакытта сөйкемле сөяге булган шәһәрдәшебез. Ул образларының кабатланмас булуына таянып, Чаллыда берәр генә санда тегелгән күлмәкләр салонын ачты. Аның яңа коллекциясен халыкка күрсәтүе һәрвакыт тәэсирле күренеш, андый вакытта сәхнәнең төп геройлары – күлмәкләр генә түгел, көчле эмоцияләр дә. Лилиянең һәр иҗат җимешендә хыялында туган гүзәл зат образы чагыла. Бүген без аның белән илһам чыганагы, «күлмәкләрне бер генә санда тегәргә кирәк» дигән фикернең ни рәвешле барлыкка килүе турында сөйләшәбез.
– Лилия, мода кысалары белән генә чикләнмәгән коллекцияләрне иҗат итәргә кайдан илһам аласыз?
– Мода журналларыннан идеяләрне гомумән алмыйм диярлек. Минем өчен төп илһам чыганагы – хатын-кызның эчке халәте. Мин образлар белән күзаллап, аларны башымда пазл кебек җыям. Еш кына идея тукымага кагылу, аны тотып караудан туа. Тукыманың бизәге, үзлекләре – шома яки кытыршы, йомшак яки каты, сыгылмалы, эш өчен уңайлы булуы, тәнгә ничек ятуына карап, силуэтны үземә ничек кирәк, шулай яраклаштырам. Бу вакытта чын-чынлап сөенү, наз, куәт, купшылык, көязлек, нәфислек тоям. Минем илһамым – тукымага төрелгән хисләрем дияргә була.

– Соңгы эшләрегезгә илһам биргән кешене тасвирлагыз әле. Аның холкы, яшәү рәвеше нинди? Сезнең күлмәкләрне кигәч, ул нинди хисләр кичерә?
– Миңа ялтыравык журналлардагы ясалма хатын-кызлар түгел, чын кешеләр, үз бәясен белгән туташ һәм ханымнар илһам бирә. Ул эшмәкәр дә булырга мөмкин, әни кеше, рәссам, укытучы, тәрбияче, җырчы, хуҗабикә дә – аның нәрсә белән мәшгуль булуы ул кадәр әһәмияткә ия түгел. Иң мөһиме – эчке бер үзәге булырга тиеш. Минем күлмәкләремне кигәч, ул әдәплелек кагыйдәләре буенча киенеп кенә калмый, үзе өчен кечкенә бер могҗиза да ясый. Тормышында үз-үзенә ышаныч сизә, соклану тулы карашларны тоя, үз-үзенә ошавын аңлый. Ә менә монысы – иң мөһиме. Мин тәкъдим иткән кием моны аңларга ярдәм итүче бер әсбап кына.
– Төсләр һәм фактура белән ничек эшлисез? Күзгә ничек күренүеме, тотып караганда рәхәт булуы әһәмиятлерәкме?
– Бу төшенчәләрне аерып булмый, алар – җырдагы сүз белән көй кебек. Мин ерактан күренеп торган, кешеләрнең карашын үзенә магнит кебек тарткан төсләрне дә, тирән мәгънәне үз эченә алган, нәзакәт тулы тоныграк төсләрне дә яратам. Тик төсне тукыма үзлекләреннән башка карау мөмкин түгел. Тәнне иркәләгән юка ефәк, җылылыкны үзенә сеңдергән йомшак бәрхет, чигелгән джинс – боларны тотып карау, тоемлаудан хисләр туа. Хатын-кыз башта күлмәкне киеп үзенең хисләренә игътибар итә, аннары үзенә көзгедән карый. Шуңа монда барысы да әһәмияткә ия. Күлмәк күңелне яуласын өчен төс белән тукыманың үзара гармониядә булуы кирәк.

– Үзегезгә, мода юнәлешендә әле тәүге адымнарыгызны гына атлый башлаган чагыгызга кайтып киңәш бирә алсагыз, ул нинди булыр иде?
– Күп сүз әйтмәс идем, тик алар хәзер туплаган бар тәҗрибәмне үзенә сеңдергән. «Киләчәгең яхшы булырына ышан. Барысы да үз вакытында тормышка ашачак», – дияр идем. Иҗат юлында икеләнүләр, барысын да ташлыйсы килгән чаклар күп була. Тик һәр уңышсызлык, һәр тукталып тору – максатыңа таба юлның бер өлеше. Каядыр чабарга, шундук барысын да куып тотарга тырышырга кирәкми. Үзең моңа әзер булгач, барысы да син дигәнчә, һәм аннан да яхшырак булачак.
– Соңгы коллекциягезне чагылдырган өч сүзне сайларга кушсалар, алар нинди булыр иде?
– «Бәхет, таң калу, үзең булып калу». Бу коллекция күңел түремдә яшереп йөрткән уй-хисләремне чагылдырды. Мин анда тормышның төрле якларын – үзеңне танытудан, нәфислектән алып чибәрлек, гүзәллекнең чын, тирән мәгънәсен аңлауга кадәр чагылдырырга тырыштым. «Үзең булып калу» дигәнем мода өлкәсендә тапталган сүзтезмә генә түгел, бу минем бар эшем, иҗатымның нигезе. Һәр хатын-кыз чибәр, буй-сыны да камил. Тик кайвакыт ул моны белми, оныта, ышанмый. Үз күлмәген табып, аны кигәндә ул үзен нәфис, бар дөньяның бер гүзәле итеп тоя икән, ул үз-үзенә бәясен аңлый – кабатланмас зат икәнлегенә ышана, гаилә бәхетен татый, канәгатьлек хисләрен тоя.
Лилия Абдуллинаның салоны мода аша үзен табарга теләүчеләрне көтә. Сүз уңаеннан, 10 январь көнне ул шәһәрдәшләребезгә яңа коллекциясен тәкъдим итәчәк.

Фотолар: Лилия Абдуллинаның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев