Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Людмила Чуваева: «Бары үз үрнәгеңдә генә балага дөрес тәрбия биреп була»

Укытучылар көне алдыннан 77нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Людмила Чуваева яраткан һөнәре турында фикерләре белән уртаклаша.

– Укытучы булып эшләвемә быел 24 ел тулды. Хезмәт юлымны 77нче гимназиядә башлаган идем, бүгенгә кадәр биредә. Уйлавымча, бары тик үз үрнәгеңдә генә балага дөрес тәрбия биреп була. Мин дә шул кыйблага тугры калып эшлим. 
Укучыларым белән чын-чынлап горурланам. Аларның күбесе төрле олимпиадалар, конкурслар һәм фәнни-практик конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары. Үзем дә һөнәри бәйгеләрдә, грантларда катнашам. Тагын бер уңышым – «Ел укытучысы» шәһәркүләм һөнәри конкурсында ике тапкыр призер булдым. 

Әйтергә теләгәнем: мөгаллим ул – гомере буе укый, өйрәнә, үзенең һәм укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүче, көчле ихтыярлы, сабыр кеше. Безнең гимназиядә исә укучының бар мөмкинлекләрен ачу өчен бөтен шартлар да тудырылган. Шунысы сөендерә: ата-аналар балаларының уңышларына сөенеп кенә калмыйлар, үзләре дә гимназия тормышында актив эшчәнлек алып баралар. Әйтик, 2019 елда безнең әтиләрдән генә җыелган комитет республикакүләм ата-аналар комитетлары арасында уздырылган «Дус сыйныф серләре» конкурсында җиңүче исемен алгды, – дип горурлана инглиз теле укытучысы Людмила Чуваева. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев