Майда һәм июньдә озын яллар була
Россия халкы бу айларда ике атнада өчәр көн эшләячәк.
23 февраль һәм 8 март ял көннәренә туры килү сәбәпле, быел өстәмә ял көне булмады.
РФ Дәүләт Думасының хезмәт комитеты рәисе Ярослав Нилов белдерүенчә, 23 февраль өчен өстәмә ял 8 майда була. Шулай итеп 8, 9, 10, 11 майда ял итәчәкбез.
8 март өчен исә 13 июньдә ял бирәчәкләр. Җәйнең беренче аенда 12, 13, 14 һәм 15 июнь ял көннәре була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев