Майда пенсия арта
Бу кемнәргә кагыла?
Май аенда Россиядәге кайбер пенсионерлар, гомуми индексация үткәрелмәсә дә, өстәмә түләү алачак. Бу турыда Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты профессоры Юлия Финогенова хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, бу түләүләр элеккеге очучы экипаж әгъзаларына һәм күмер чыгару өлкәсендә эшләгән кешеләргә кагыла. Әлеге категорияләр өчен түләү күләме хезмәт хакына һәм махсус стажга бәйле рәвештә яңадан исәпләнә.
Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучылары да игътибарсыз калмый. Россиядә, шулай ук Латвия, Литва һәм Эстониядә яшәүчеләргә 2019 елдан башлап ел саен Җиңү көне уңаеннан 10 мең сум бирелә.
Апрель аенда 80 яшь тулган гражданнар һәм беренче төркем инвалидлык алган кешеләр өчен дә өстәмә каралган. Аларга иминият пенсиясендәге билгеләнгән түләү ике тапкырга арттырыла: якынча 9,5 мең сумнан 19 мең сумнан артык.
Шунысы мөһим: әгәр беренче төркем инвалид 80 яшькә җитсә, бу очракта кабаттан арттыру каралмый.
Шулай ук тәрбиясендә хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары булган пенсионерлар да өстәмә алачак: аларга һәр шундый кеше өчен база түләүнең өчтән бере күләмендә өстәләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев