Мәктәп директоры балаларның пычак тотып янап йөрүләре турында нәрсә ди?
42нче мәктәпкә шалтыраттык.
Подъезд янында пычак белән куркытып, яшьтәшләреннән акча талап алган бер төркем малайлар хәзер хокук сакчылары игътибары үзәгендә. Полиция хезмәткәрләре аларның шәхесен ачыклады. Егетләр 42нче мәктәптә 5нче сыйныфта укый. Килеп чыккан хәлдән соң, яшүсмерләр балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторлары контролендә булачак.
Әлеге ситуациягә ачыклык кертү максатыннан без мәктәп директоры Вадим Матюшинга шалтыраттык. Әмма ул кырт кисте. "Комментарий бирмим. Бу хәл белән полиция шөгыльләнә, аларга шалтыратыгыз", – диде.
Яшүсмерләрнең көпә-көндез малайны пычак белән куркытып акча "кысуы" турында монда яздык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев