6нчы комплекста яшәүчеләр ыгы-зыгыга зарлана
Яңалыклар тасмасы

6нчы комплекста яшәүчеләр ыгы-зыгыга зарлана

«Мәктәпкә килүче машиналар туйдырды», диләр.

6/02 йорты янында 78нче пролицей бар. Анда башлангыч белем алучы балалар укый. Әти-әниләре аларны көн саен машина белән алып килә. Йортта яшәүчеләргә исә бу ошамый. 

«Күрсәгез иртән нинди ыгы-зыгы! Йортта яшәүчеләр тавышка, төтен исенә чыдый алмый. Мәктәп артыннан да урау юл бар бит, шуннан йөрсеннәр. Алар 6/02 йорты эченнән йөриләр. Кечкенә балалар өчен мәктәпне ни өчен комплекс эчендә ясаганнардыр?! Машина белән йөрерлек булгач, мәктәп юл янында булырга тиеш», - ди «6нчы комплекс» ТОС рәисе Наталья Гордиенко. 

Җитмәсә, юллар да чистартылмый икән. Инде ай ярым йорт ишегаллары карга батып ята дип зарлана. Соңгы тапкыр трактор декабрь аенда кергән. 


Нет комментариев