Мәктәпләр һәм бакчалар үзләренең эшен күргәзмәдә тәкъдим итте
Чаллыда педагогларның август киңәшмәсе үтте
Киңәшмә башланыр алдыннан белем бирү учрежденияләре үзләренең эшен күргәзмәдә күрсәтте. Биредә милли проектлар, волонтерлык, техника өлкәсендә проектлар урын алды. 62 нче «Весняночка» балалар бакчасында тәрбиячеләр әти-әниләр ярдәме белән СВО зонасына тәмле һәм файдалы чәйләр әзерли. Хезмәткәрләр бакчаларында бөтнек үстерә, кырдан мәтрүшкә, иван-чәй җыеп киптерә. Сабыйлар йоклаган арада, тар белгечләр буш вакытта кечкенә чәй капчыкларына, аларны 12-20 данә итеп пакетларга тутыралар. Солдатларга җибәрелгән пакетларның төгәл санын да хәтерләмиләр, меңнән артык диләр.
“Огниво” балалар иҗаты үзәгендә “Семьи связующие нити” проекты эшләп килә. Биредә милли бизәкләрне сумкаларга, телефон чехолларына, брелокларга төшерәләр. Челтәрле үрү буенча оста махсус техника буенча кулоннар үрергә өйрәтә.
109нчы “Курай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләре “черри” помидорларын үстергән. Тәрбиячеләре аңлатуынча, бакчада мондый тәҗрибә инде 4нче ел дәвам итә. Баштан балалар орлыктан үсенте барлыкка килгәнен күзәтә, аннары кечкенә теплицага күчереп утырталар. Олырак төркемнәр инде микроүсентеләр дә үстерә башлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев