Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәптә атыш оештырган Илназ Галәвиевны гомерлеккә төрмәгә утыртуны сорыйлар

Җинаять эше барлыгы 325 томнан тора.

ТР Югары судында 21 яшьлек Илназ Галәвиев эше буенча тыңлаулар башланды. Прокуратура аны гомерлеккә төрмәгә утыртуны сорый. Дәүләт гаепләүчеләре төркемен Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков үзе җитәкли.

- Ул Аллаһны инкяр итә. Әти-әнисен фатирдан куып чыгара. Күпме кеше гомерен өзә. Гомерлеккә төрмәдән башка бернинди җәза да гадел дип кабул ителми. Бу җинаять иң кансызы, - дип ассызыклады Илдус Нәфыйков.   

Исегезгә төшерәбез, Илназ Галәвиев ике ел элек 175 гимназиядә атыш оештырды.  Аның һөҗүме нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды. Шуларның 7се – балалар.  Бу хакта тулырак моннан укый аласыз. 

Ел ярым тикшерү эшләре барды. Илназ Галәвиевка хәтта психологик экспертизалар да үткәрделәр. Җинаять эше барлыгы 325 томнан тора. Гаепләнүче берьюлы 4 маддә буенча (кеше үтерүдә, ике һәм аннан күбрәк кеше (шул исәптән кече яшьтәгеләрне) үтерергә теләүдә, шартлаткыч матдәләр, җайланмалар ясауда һәм саклауда, кеше милкенә зыян китерү һәм юк итүдә) гаепләнелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять