Малайлар һаман табылмаган
Яңалыклар тасмасы

Малайлар һаман табылмаган

«Кайбер урыннар сазлыклы, шуңа күрә эзләү катлаулана», - ди волонтёрлар.

Башкортостанда 2024 елның мартында югалган малайларны эзләү дәвам итә. Мәгълүм булганча, Дамир Әдеһәмов белән Павел Паличев 30 мартта өйләреннән чыгып китәләр һәм кайтмыйлар.

Аларны эзләү дәвам итә. «Барс» эзләү отряды волонтерлары хәбәр иткәнчә, алар урман полосасын һәм яр буйларын карап чыккан. Барлыгы 16 км юлны җәяү, 4 км-ны кинологлар белән үткәннәр, шулай ук 6 км араны пилотсыз аппаратлар тикшергән. 

- Хайваннарның күпсанлы эзләре табылды, әмма кешеләрнеке юк. Кайбер урыннар сазлыклы, шуңа күрә эзләү катлаулана, - диләр алар.   

Шулай ук Агыйдел елгасының яр буе да тикшерелгән. Тик әлегә нәтиҗәләр юк. «ЛизаАлерт» отряды волонтерлары теләгән кешеләрне малайларны эзләүдә катнашырга чакыра. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


балалар югалган

Нет комментариев