Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс аръягындагы яңа мәктәп ачылмаска мөмкин

Анда 5нче сыйныфтан алып балалар укырга тиеш иде.

Мәләкәс аръягының 22нче комплексында төзелгән мәктәп сентябрьгә ишекләрен ачмаска мөмкин. Бу хакта үз чыганакларына таянып, «БИЗНЕС Online» хәбәр итә. Объектны эксплуатациягә кертү белән бәйле проблемалар барлыкка килгән. 

1224 балага исәпләнгән әлеге мәктәп «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Балаларга иң яхшысы» федераль программасы буенча төзелде. Финанслау чыганагы – Татарстан бюджеты. Яңа мәктәптә 5нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр балалар укырга тиеш иде. Мәктәп ачылмаган очракта, алар вакытлыча ике сменада 39нчы урта мәктәптә укыячаклар. 

Июнь һәм июль айларында шәһәр хакимияте ачылуга актив әзерлек бара, уку йорты өчен педагогик состав тулысынча диярлек тупланган, ә объект әзерлеге 56% тәшкил итә, дип хисап тотты. Июньдә Чаллы прокуратурасы төзелешне рөхсәтсез һәм төзелгән дәүләт контрактыннан башка башлаганнарын билгеләде. Нәтиҗәдә ГИСУның ике хезмәткәренә штраф салынды.

Бүген Чаллыда август конференциясе уза. Анда бу сорауга аңлатма бирерләр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев