Мәләкәс елгасын чистартуның икенче этабы башланды
Барлык этапларда елга үзәненең 4 чакрымнан артык мәйданы чистартылачак
2025-2027 елларда елга үзәненең 2,6 чакырм мәйданын чистартачаклар. Бу эшләргә 320 миллион сум акча каралган.
Проект кысаларында заманча җайланмалар кулланып, елга төбенә утырган катламнарны гидромеханик юл белән чистарталар.
Ике ел элек федераль бюджет хисабына Мәләкәсне тернәкләндерүнең беренче этабы узды. Нәтиҗәдә елга үзәненең 1,5 чакрымы чистартылды.
2025 елда Россиядә милли проектлар старт алды, алар төрле сфераларга кагыла. Быел Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыруга 42,9 млрд. сум каралган, шуларның 23,4 млрд - федераль акчалар. Мәләкәс елгасын чистарту да шул проектка кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев