Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс һәм Чаллы елгаларын чистартачаклар

Эшләргә киләсе елда тотыналар.

Мәләкәс һәм Чаллы елгаларын чистартачаклар. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча директор урынбасары Айрат Насыйбуллин хәбәр итте.

Проект буенча Мәләкәс елгасын киләсе елда чистарта башлыйлар. 3350 метр киңлеге тәртипкә китереләчәк. Эшләр 397 млн сумга басачак. 2026 елда Чаллы елгасына тотыначаклар. Анда 130 млн сум таләп ителә. 

Исегезгә төшерәбез, быел «Яр буе» паркында урнашкан кондызлы күлне чистартып бетерделәр. 

Фото шәһәр хакимиятеннән

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев