Мәләкәс елгасы чистартылачак
Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.
2025-2026 елларда Чаллыда Мәләкәс елгасының 3127,11 метрын чистарту плашлаштырыла.
Эшне быел башларга җыеналар. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә экологик куркынычсызлык, табигать ресурсларын файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча комиссия рәисе урынбасары Айрат Насыйбуллин хәбәр итте.
Шәһәр пляжы янындагы күлне чистарту, «Бережок» һәм «Энергетик» бакчачылык ширкәтләрендәге насос станциясен капиталь ремонтлау буенча проект-смета документлары әзерләнә.
Шулай ук Тогай янында шәһәр чүплеге буенча чаралар планы эшләнә.
«Бу проектлар экологик хәлне яхшыртып кына калмыйлар, Чаллыны уңайлы, куркынычсыз һәм матур да итәләр», – ди Айрат Насыйбуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев