Мамадышта бер сыер өч бозау тудырган!
Яңалыклар тасмасы

Мамадышта бер сыер өч бозау тудырган!

Әниләре бишенче көндә инде 40 литр сөт бирә башлаган.

Мамадышта гадәти булмаган хәл: бер сыер өч бозау тудырган! Гәрчә әлеге хәл булган оешмада бу гадәти хәл дип белдерәләр икән. Баксаң, оешмада мондый вакыйгалар 3-4 ай саен булып тора икән.

Яңа туган бозаулар нормадан ике килограммга җиңелрәк, ләкин алар аякка бик тиз басканнар. Әниләре дә җиңел кичергән: бишенче көндә инде 40 литр сөт бирә башлаган.

Чыганак: mamadyshmylife
 


Нет комментариев