Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Марат Юнысов: «Әнием иртән тормады»

«Шәһри Чаллы» герое гаиләсендә авыр хәл

Сарман районы Дүсем авылында яшәүче блогер Марат Юнысов «Мине «Шәһри Чаллы» күтәрде», –  ди. Чыннан да, 2022нче елда безнең газетада аның язмышы турында язма чыкты. Марат битендә шеш белән тууы, аның тора-бара үсүе, операция ясатса, исән калуга гарантия булмавы, ике баласын ялгызы үстерүе һәм бүгенге көндә дә ничек бар, шулай килеш аларга терәк буласы килүен сөйләде. Ул һәрвакыт аның янәшәсендә булган, балаларын үстерешкән әнисе Лира апага рәхмәтле булуын әйтте. Соңыннан Марат Юнысов турындагы язмалар республика матбугатында да дөнья күрде, аның тормыш итүе турында хәтта  фильм да төшерделәр.

Узган елны Марат апасын, быел махсус хәрби операциядә абыйсын югалтты. Билгеле, сиздермәскә тырышса да, әнисе мондый сынауларны авыр кичерде. Шушы көннәрдә Лира апа инсульт кичерде.

– Дөресен генә әйткәндә, бер бәреп чыгар инде бу дип борчылып йөри идем инде. Бер атна район хастаханәсендә ятты. Системалар алды. Җомга кайтты. Ниһаять, үз өемдә дип, рәхәтләнеп мунча керде. Җылымса гына иттек. Баш әйләнеп тора инде, барыбер, диде. Иртән уянуга тора алмый, авыз чалшайган, сөйләшә алмый – сул ягын паралич суккан.  Әлмәттә башта реанимациягә салганнар иде, хәзер палатага чыгардылар, – дип авыр сулап куя Марат. 

Гомер буе кешеләргә ярдәм итеп яшәсә дә Маратка үзенә ярдәм соравы авыр. Шулай да ул кешеләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Чөнки әнисен карарга, дәваларга бик күп акча кирәк. Аңа ярдәм итәргә теләге булганнар өчен мәгълүмәт калдырабыз.
89172818325 номеры Сбербанк, Альфа банкка бәйләнгән. Марат Нух улы Юнысов картасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев