Гомере буе шеш белән яшәүче Марат Юнысов эч серләрен бушатты
“Шәһри Чаллы” герое, блогер турында фильм төшерделәр.
Йөзендә зур миң белән туган Марат Юнысов - игътибар үзәгендә. Сарман районы Дүсем авылында яшәүче ир-ат турында “Шәһри Чаллы”да язма чыккан иде. Аның гыйбрәтле язмышы республика матбугатында да кызыксыну уятты. “Татмедиа” җәмгыятенең Снег.Медиа проекты авторы Равил Мукменов героебыз белән очрашып, фильм төшерде.
Танылган журналисттан тәэсирләрен сорашкач, Марат турында “Мировой мужик!” диде. Бүген соңгы эпизодны төшерүләрен әйтте. “Маратны зур гәүдәле итеп күзаллаган идем, ул җыйнак кына ир-ат икән. Көчле рухлы, уй-фикерләрен ачык җиткерә белә. Сөйләме дөрес. Китап укыган, акыллы икәне күренеп тора. Диагнозы җитди булуына карамастан, үзен кызганып, өендә генә утырмаган, тормыш көткән.
Клубта да, өйдә дә төшердек, бер авылдашына барып ут сүндергечне ремонтладык. 3 сәгатьлек видео төшердек, хәзер миңа шуны 15 минутка калдырырга кирәк. Съемкалар турында тагын шуны әйтә алам – өйләрендә яхшы энергетика сизелә. Көне буе төшергәч, арытты. Тик күңелемдә җиңеллек тойдым. Рухи яктан көч тупладым”, - дип уртаклашты проект авторы.
Маратның үзе белән дә элемтәгә кердек. “Икебез дә хәлдән тайдык – аяклар тотмый, көне буе аякөсте бит. Күп эшләнде, Аллага шөкер. Равил молодец, һәр нәрсәне бөртекләп эшли, ошады”, - диде ул.
Фильм май аенда чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев