Марс Гатауллинның үлеме ни өчен артистларны тетрәндерде?
Әгерҗедә 37 яшьлек ир-атны һәм ике баланы соңгы юлга озаттылар.
Әгерҗедә юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган бер банкның җирле бүлекчәсе директоры Марс Гатауллин, аның улы Данир һәм 17 яшьлек Эмирны соңгы юлга озаттылар. Аларның фаҗигале үлем турында монда язган идек.
Әтисе белән улын янәшә, Эмирне туганнары янәшәсендә җирләделәр.
Хушлашу мәрасимендә бик күп кеше, шул исәптән Чаллының 79нчы лицей-интернат вәкилләре дә катнашты. Чөнки малайлар шунда укыган. Шимбә көнне әниләре янына кайтулары булган.
Марс Гатауллин җырчыларның якын дусты иде.
«Әгерҗедә мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләде. Бергә концерт куйган чаклар күз алдымнан үтте. Бик матур җырлый, акыллы, мәдәни чараларда актив катнаша иде. Игелекле кеше дә иде», – диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Зарипова.
79нчы лицей-интернат укытучысы Алинә Садыйкова:
«Эмир – бик акыллы укучы иде. Гел исәнләшеп йөрде. Яшисе дә яшисе иде аларга. Кызганыч, бик иртә гомерләре өзелде. Урыннары җәннәттә булсын», – диде.
Әгерҗедән Сания Сафина Гатауллиннар гаиләсендә бу икенче зур фаҗига булуын әйтте.
«Бик зур хәсрәт. 20 ел элек Марсның хатынының әти-әнисе фаҗигале төстә фани дөньядан киткән. Ял итәргә барган булганнар. Елга буенда машинада йокларга булганнар. Төнлә машина тәгәрәп китеп елгага төшкән, шунда вафат булганнар. Мондый хәсрәтләрдән Аллаһы Тәгаләм сакласын», – диде ул күз яшьләре белән.
Фотода Марс Руслан Кираметдинов һәм Айдар Сәфәргалин белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев