Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәрхүм Эльмира Сөләйманованың әнисе: «Фотосын күрсәм, шунда ук егылырмын да үләрмен»

Бүген Чаллының С. Садыйкова исемендәге концертлар залында Эльмира Сөләйманова истәлегенә багышланган зур хәйрия концерты була.

Концертта татар эстрадасының иң популяр 20дән артык җырчысы чыгыш ясаячак. Республиканың төрле район-шәһәрләреннән Эльмира Сөләйманова иҗатын яраткан иң тугры тамашачысы киләчәк. Билетлар тиз арада сатылып беткән.

Мондый дулкынландыргыч көндә җырчының якыннарының хәлен белдек. Эльмира Сөләйманованың бертуган энесе Маратның тормыш иптәше Дилүсә Кашапова белән элемтәгә чыктык.

“Моңа кадәр бер дә концертларга йөрми идем. Эльмираныкына да ярдәм итәргә генә бара идем, киенергә булыша идем, прическалар ясадым. Тик залга чыгып концерт караганым булмады. Эльмира билетлар да бирә иде, мин “сатсаң файдасы күбрәк булыр” дип баш тарта идем. "Мин сине болай да көн дә күрәм бит" дип шаяртканым да булды. Кайчан да булса үз теләгем белән концертка барачагымны күз алдыма да китерми идем. Бүген 26-27 җырчы катнашачак дип әйтте миңа оештыручы “Барс Медиа” агентлыгыннан Талия Арсланова. Эльмираның рухы шат булыр дип ышанам", - дип уртаклашты Дилүсә ханым.

Аннан Эльмира Сөләйманованың әнисе, ире һәм балаларының хәлләрен сорадык.

“Әни: сәхнәдә Эльмирамның фотосын күрсәм, шунда ук егылырмын да үләрмен, диде. Бик авыр аңа. Шуңа бара да алмый. Энесе Маратның да йөрәге авырта. Ул да авыр тойгыларны күтәрә алмаудан курка. Ире Дмитрийның бару-бармавын әйтә алмыйм. Ул берни дә әйтмәде. Кызы Диананың бик барасы килә, тик әлегә төгәл билгеле түгел”, - диде туганы.  

Хәйрия концерты җырчының әнисез калган кызы һәм улына ярдәм йөзеннән үткәрелә. 

“Балаларның икесенә дә аерым счет ачылган. Анда төрле җирләрдән сәдакалар килә. Концерттан кергән акчалар да, чыгымнарны каплаганнан соң, балаларга урталай бүлеп күчереләчәген әйтте оештыручылар,” – ди Дилүсә ханым.

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда яшәп иҗат иткән популяр җырчы Эльмира Сөләйманова узган елның декабрь аенда көтмәгәндә арабыздан китеп барды. Бу хакта монда язган идек.

Эльмира Сөләйманованың әтисе: «Кызым белән сөйләшми яшәдек».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев