Машина бәрдергән бала үлгән
Машина йөртүче - 23 яшьлек егет.
Казанның Яңа Савин районында юл-транспорт һәлакәте була. Чуйков урамында юлга йөгереп чыккан 7 яшьлек малайны Haval каршеринг автомобиле бәрдерә.
Татарстан дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, малай светофорның тиешсез утына чыккан. Баланы республика клиник хастаханәсенә озатлар. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмыйлар. Малай аңына да килмичә вафат була.
Юлларда сак булыгыз! Балаларыгызны һәм оныкларыгызны юл кагыйдәләрен үтәргә өйрәтегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев