Машина урталай бөгелгән. Чаллы урамында күңелсез хәл
Яңалыклар тасмасы

Машина урталай бөгелгән. Чаллы урамында күңелсез хәл

Авария тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә килеп чыга.

Чаллыда  төнге икедә җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Вакыйга Яр Чаллы проспектында 41нче йорт каршындагы юлда булды. Биредә 27 яшьлек ир-ат Нариманов урамыннан Низаметдинов урамына таба барганда машинасы белән идарәне югалта һәм башта бордюр ташына, аннары баганага килеп бәрелә. Йөртүче төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Аны ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастханәсенә алып китәләр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ фаҗига

Нет комментариев