Машинада йөрүчеләр өчен күңелсез яңалык
Яңалыклар тасмасы

Машинада йөрүчеләр өчен күңелсез яңалык

Иминлек каешын такмаган өчен штраф күләмен ике тапкыр арттырырга телиләр.

«Гадел Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлары иминлек каешларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен штрафны арттыру турындагы канун проекты әзерләгән. Әлеге документны якын арада карарга тәкъдим ителгән.

Әгәр инициатива хупланса, машина йөртүчеләр һәм пассажирлар өчен иминлек каешын такмаган өчен штраф 1 500 сумнан 3 000 сумга кадәр артачак. 

Шлемны каптырмыйча гына мотоцикл белән идарә итү яки шлемсыз пассажирлар йөртүчеләргә дә зур суммалы штраф каралган. 

Проект авторлары әлеге үзгәрешләр юлларда иминлекне арттыруга һәм юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр санын киметүгә китерер дип өметләнәләр. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ штраф закон юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев