Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машиналар янган, йөртүчеләре үлгән

Казан-Оренбург трассасында янә коточкыч юл-транспорт һәлакәте.

Бүген кичке 16 сәгать 18 минутта Казан - Оренбург трассасының Чистай районы территориясендә юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

ТР прокуратурасы хәбәр итүенчә, "Chevrolet Lacetti" һәм "Honda Civic" автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.  Нәтиҗәдә ике машина да янып беткән диярлек, йөртүчеләре вафат булган.

Фаҗига урынына Чистай районы прокуроры Тимур Дияров килгән. Тикшерү эшләре бара. 

Сүз уңаеннан, бер атна элек Чистай районында өч машина бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше үлгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспортһәлакәте үлем-китем