Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Мастеровые»да беренче премьера кайчан була?

3 яшькә кадәрле балалар өчен дә спектакль булачак.

«Мастеровые» рус драма театры яңа иҗат сезонын 7 октябрьдә Евгений Шварц әсәре буенча куелган «Обыкновенное чудо» спектакле белән башлап җибәрә. «Аны театрның баш режиссеры Андрей Шляпин сәхнәләштерә. Икенче премьера –  Агата Кристи романы буенча куелган детектив «Убийство в Восточном экспрессе». Аны режиссер Дмитрий Гомзяков әзерли. Санкт-Петербург режиссеры Илья Архипов балалар өчен «Алиса в Зазеркалье» куя. Ул – репертуарыбызда уңыш белән бара торган «Пигмалион. Шоу» режиссеры. Моннан тыш, 3 яшькә кадәрге балалар өчен яңа ел спектакле булачак. Яңа сезонда тамашачыларыбызга барлыгы 7 премьера тәкъдим итәргә планлатырабыз», – ди директор урынбасары Наталия Матиос. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мастеровые театр мәдәният