Мах кушымтасына 80 млн.нан артык кеше теркәлгән
Яңалыклар тасмасы

Мах кушымтасына 80 млн.нан артык кеше теркәлгән

Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

МАХ илкүләм мессенджерында теркәлүчеләр саны 80 миллионнан узып китте. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Рекордлы күрсәткеч декабрь аенда теркәлгән һәм 51 миллион актив кулланучыны тәшкил иткән. Мессенджер эшли башлаганнан бирле кулланучылар 10 миллиардтан артык хәбәр җибәргән һәм 2,2 миллиард тапкыр шалтыраткан.

Блогерлар, компанияләр һәм дәүләт оешмалары 140 меңнән артык ачык канал булдырган, аларның гомуми аудиториясе 45 миллионга җиткән.

Кушымтада шулай ук яңартылган каналлар витринасы барлыкка килде: «Чатлар» бүлегендә үзеңне кызыксындырган теманы сайларга, тәкъдимнәрне өйрәнергә һәм яңа авторлар белән танышырга мөмкин.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


абитуриент мобиль кушымта аndroid мәгариф уку вуз

Нет комментариев