Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Махсус хәрби операциядә катнашучы Чаллы хәрбиенең беренче баласы туды

Хәрби сабыен каршы алырга кайтты.

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби Замирның беренче баласы – кызы туды. Ялга кайткан яшь әти хатыны белән кызын бала тудыру йортыннан каршы алу тантанасында катнашты. 

Замир белән Алсу кызларына Афелия дип исем кушканнар. 

Гаиләне шатлыклы вакыйга белән котларга туганнары,  әти-әниләре, җитәкчеләр килгән иде. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов шәһәр мэры исеменнән гаиләне сабыйлары туу белән котлап, 100 мең сум акча һәм бала туу таныклыгы тапшырды. 

«Көз көне «Энергетик» мәдәният сарае яныннан сезне озатканда, гаиләләрегезгә ярдәм итәрбез дип ышандырган идек. Без сүзебездә торабыз, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә даими булышабыз, бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк», – диде Фәрит Сәлахов. 
 

фотолар /шәһәр сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция