Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Мэр Наил Мәһдиев: «Күпбалалы гаиләләрне үпкәләтергә ярамый»

Быел 2 меңләп гаилә җирле булачак.

Чаллының күпбалалы гаиләләре өчен дүрт меңнән артык җир участогы кирәк. Бу хакта эшлекле киңәшмәдә җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте. Аның әйтүенчә, 2012 елда 2300дән артык күпбалалы гаиләгә Әҗмәкәй авыл җирлегендә җирләр тапшырылды. 2016 елда 292 гаилә –  Сәмәкәй авылыннан, 2019 елда 534 гаилә Ильбухтино, соңыннан 245 гаилә Калмаш авылларыннан участоклар алды. Якын-тирәдә җир булмау сәбәпле, 2020 елдан башлап дүрт ел дәвамында җир кишәрлекләре бирелми торды.

Җир кодексына быел кабул ителгән үзгәрешләр Чаллы халкына күрше районнардан да җир бүлеп бирү мөмкинлеген ачты. Чаллы күпбалалы гаиләләренә Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман районнарыннан участоклар бүленеп тәкъдим иттеләр. 

«Әгерҗе районын бу исемлектән чыгарабыз. Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов бу эштә Тукай районына эшләргә кушуын исәпкә алып, башка районнар безгә ярдәм күрсәтәчәк. Быел күпбалалы гаиләләргә 2 меңләп җир тапшырырга кирәк. Участокларның күбесе  Тукай, Алабуга, Зәй, Минзәлә районнарыннан булачак», – дип белдерде мэр Наил Мәһдиев.

Узган атнада ул кайбер участокларны үзе карап кайтты. 

«Тукай, Минзәлә районнарында күргән җирләр Чаллыдан ерак түгел. 30-40 минутлык юл. Иң беренче чиратта Чаллы халкына юллар, электр энергиясе, газ һәм су белән тәэмин ителгән участоклар тәкъдим ителәчәк», – диде мэр. 

Чаллыда 9,4 мең гаиләгә җир тапшырырлырга тиеш. Аларның 3,4 меңенә участоклар тапшырылган. Тагын 6 мең гаилә чиратта тора. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев