Мигрантларны В һәм С гепатитына тикшерәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Мигрантларны В һәм С гепатитына тикшерәчәкләр

Тикшерү 2026 елның языннан башланачак

2026 елның 1 мартыннан барлык эшче мигрантлар, гражданлыгы булмаган затлар һәм Россиядә вакытлыча сыену турында сораганнар, В һәм С кискен һәм хроник гепатитлары булуга медицина тикшерүе узачак.

Бу яңалык медицина тикшерүләрен оештыруны яхшыртуга юнәлтелгән һәм илдә сәламәтлекнең куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк.

Тикшерүләр эшкә рөхсәт алу, вакытлыча яшәү өчен мәҗбүри булачак. Хәзерге вакытта мигрантлар ВИЧ, туберкулез, сифилис һәм башка куркыныч авыруларга тестлар уза инде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев