Микелла Абрамова 1 миллионнан баш тартканмы?
"Голос. Дети" конкурсы бу юлы бик гаугалы тәмамланды.
Анда җиңеп, 1 миллион сум алган Микелла Абрамова, бу акчалардан баш тартып, аларны Анжела Вавилова исемендәге Татарстан Фондына биргән. Бу хакта Балаларны яклау көненә багышланган хәйрия концертында фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов хәбәр иткән.
Исегезгә төшерәбез, "Голос. Дети" бәйгесенең тавыш бирү нәтиҗәләрен тикшергәннән соң, "Беренче канал" җырчы Алсуның кызы Микелла Абрамованың җиңүен гамәлдән чыгарды.
24 майда каналның генеральный директоры Константин Эрнст хәбәр иткәнчә, конкурста финалга чыгучыларның барысы да җиңүче дип табылды, ә тамашаны алып баручы Дмитрий Нагиев аларның һәркайсы 1 миллион сум акча алачагын белдерде
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/mikella-abramova-1-millionnan-bash-tartkanmy/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев