Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Милли көрәштә җиңүчегә - хаҗга юллама

Турнир Чаллыда уза.

15 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XVI Россиякүләм турнир узачак. Быел бәйге каһарманнар елына багышлана. 

Командалар арасында җиңүчеләргә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы, ә үз авырлык категориясендә беренче урын алучылар арасында җирәбә уйнату нигезендә хаҗга юллама бүләк ителәчәк.

Узган ел хаҗга юллама белән табиб бүләкләнгән иде.  

Көрәшкә 18 яше тулган, намаз укучы, тиешле физик әзерлеккә һәм медицина рөхсәтенә ия мөселманнар кертелә. Катнашучылар үлчәнүгә кадәр намаз уку кагыйдәләрен белү буенча тест биремнәрен үтәячәк. 

Спортчыларның көрәш спорт киемнәреннән һәм түбәтәйдән булулары шарт.

Милли көрәш – 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә, кул көрәше буенча ярышлар – 70 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә узачак.

Бәйгенең төп хөкемдары – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милли көрәш хаҗга юллама