Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хаҗга юллама – табибка (фотолар)

Изге Хаҗга юлламага кем лаек булыр? 9 ноябрьдә шәһәребезнең «Витязь» спорт мәктәбендә әлеге сорауга тирләп-пешеп җавап эзләделәр.

Изге Хаҗга юлламага кем лаек булыр? 9 ноябрьдә шәһәребезнең «Витязь» спорт мәктәбендә әлеге сорауга тирләп-пешеп җавап эзләделәр. Биредә бу көнне мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән россиякүләм турниры узды. 
Әйтергә кирәк, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чаллы шәһәре мөхтәсибәте тарафыннан 15 ел рәттән оештырылучы әлеге ярышларның дәрәҗәсе бик зур. Анда катнашу өчен Татарстаннан гына түгел, ә илебезнең башка төбәкләреннән дә киләләр. Быелгысында, мисал өчен, Башкортостан һәм Чувашстан көрәшчеләре дә бил алышты. Барлыгы исә келәмгә дистәләгән спортчы чыкты.

Һәр спортчы намаз укый белергә тиеш
29 яшьлек Чаллы спортчысы, шәһәребезнең көрәш федерациясе әгъзасы Айназ Тимеров әнә шуларның берсе. «Мин инде 3нче сыйныфтан бирле бил алышам. Төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаштым, призлы урыннар яуладым. Көрәш миндә физик һәм рухи көч тәрбияләде. Тормышта да ярдәм итте. Мисал өчен, армиядә көрәшче икәнемне белгәч яныма да килергә курыктылар», – ди уены-чыны белән бергә шәһәрдәшебез. 
Моннан дүрт ел элек Айназ дин юлына да баса. Шул рәвешле аңа әлеге дәрәҗәле турнирга да юл ачыла. Чөнки оештыручыларның таләбе буенча биредә катнашучы һәркем намаз укый белергә тиеш. Шәһәребезнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин да шул хакта искәртте. «Ярышларга, дөрестән дә, әлеге фарыз гамәлне үти белүчеләр генә кертелә. Келәмгә аяк басканчы хәзрәтләребез көрәшчеләрне аять-сүрәләр укытып, ислам нигезләре буенча сораулар биреп, тикшереп карый. Араларында бу сынауны үтә алмаучылар да очрый. Без аларга турнирның шартларын яхшылап аңлатып, киләсе елга ныклы әзерлек белән килүләрен сорап, кайтарып җибәрәбез. Әнә шулай бер кардәшебез икенче юлы катнашып хаҗга юллама отты», – ди хәзрәт.
Кул көрәше буенча спорт мастеры, дөнья чемпионы Фәнис Нуретдинов та турнирда осталыгын сынау өчен моннан берничә ел элек ислам нигезләренә төшенгән. «Мин дә беренче тапкыр ярышларга үтә алмадым. Чөнки ул чакта әле намаз укый белми идем. Тик катнашу теләгем шулкадәр көчле булды ки, мин шәһәрнең «Ак мәчет» мәдрәсәсенә барып дини белем үзләштердем. Махсус курсларга язылып, гарәп графикасын, догалар өйрәндем. Хәзер инде мин биш вакыт намазны биш бармагым кебек яхшы беләм. Турнирда да инде бүләк отар өчен түгел, ә иң элек күңел кушуы буенча катнашам. Чөнки Аллаһ инде мине мөселман кешесе өчен иң зур бүләк – иманлы тормыш белән нигъмәтләде», – ди танылган армрестлер. 
«Әлеге ярышларның төп максаты да бит гади бүләк бирүгә генә корылмаган. Мөселман өммәтен берләштерү, милләттәшләребезне, яшьләрне хак ислам кушканча яшәргә өйрәтү, спортка җәлеп итү – менә нәрсә яшеренгән аның асылына», – ди оештыручылар. 
«Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләм һәрвакыт иманлы һәм сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өндәгән. Үз вакытында көрәшкә битараф булмаган. Димәк, динебездә бу сөннәт гамәл. Ә сөннәтне үтәү безгә савап булып бара. Сезгә Пәйгамбәребезне үрнәк итеп, әлеге ярышларда катнашуыгыз өчен рәхмәт. Тормышта һәрвакыт шулай актив булып калыгыз. Аллаһка көчле мөселман якынрак – шуны онытмагыз. Иманыгызны, акылыгызны, физик халәтегезне һәрвакыт ныгытып торыгыз. Андый кеше беркайчан да югалып калмас», – дип белдерде турнирда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Ярышларда катнашучы тагын бер спортчы, Алабуга армрестлеры Габдрахман Мостафин моңа инде күптәннән инанган. Кайчандыр үз авырлыгыннан кыенсынып, әйләнә-тирәдәгеләрдән читләшеп йөргән егет спорт белән шөгыльләнә башлагач тормышын тамырдан диярлек үзгәрткән. «Мин 15 яшьтә 95 кг авырлыкта идем. Тазалыгымнан оялып, кызлар белән дә сөйләшми йөрдем, кыюсыз булдым. 11нче сыйныфта үз-үземне кулга алып, армрестлинг белән шөгыльләнә башладым. Нәтиҗәдә, 25 кг-га ябыгып мускуллар үстердем, үз-үземә ышанычымны арттырдым. Хәзер инде кызлар мине үзләре күзләп йөри. Спорт ул менә шулай кешедә ныклы холык һәм чын җиңүче тәрбияли. Келәмдә генә түгел, тормышта да», – ди егет. 

Алтмыштан артык спортчы көч сынашты
Инде турнирның үзенә әйләнеп кайтсак, мактаулы җиңүче исеменә быел 60тан артык спортчы дәгъва кылды. Аларның 40ка якыны келәмдә бил алышса, калганнары Габдрахман кебек кул көрәштереп, беләк көчен сынады. Шунысы сөенечле, быел республикабыз егетләре җиңү таҗын чит төбәкләргә җибәрмәде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына компетентлы жюри карары белән Чаллы командасы лаек булды. Икенче урынны яулаган Казан шәһәре һәм өченче урыннарны алган Чистай һәм Саба районнары командалары дипломнар белән бүләкләнде.

Шәхси беренчелеккә килгәндә, милли көрәш буенча иң-иңнәрне 6 авырлык категориясендә ачыкладылар. Менә алар келәм батырлары: 60 кг-га кадәр – Ильяс Йосыпов (Казан), 70 кг-га кадәр – Илназ Димаев (Лаеш), 80 кг-га кадәр – Илнар Муллахмәтов (Казан), 90 кг-га кадәр – Шамил Насретдинов (Чистай), 100 кг-га кадәр – Айгиз Зәйнетдинов (Башкортостан), 100 кг-нан артык – Марат Миначев (Казан).
Кул көрәше буенча ярышларда җиңүчеләрне исә 4 категориядә билгеләделәр: 70 кг-га кадәр – Илфар Гәрәев (Саба ), 85 кг-га кадәр – Азат Җәләев (Түбән Кама), 85 кг-нан артык – Фәнис Нурхәмәтов (Чаллы), Ветераннар категориясендә – Фәнис Нуретдинов (Чаллы).

Төп җиңүчене, гадәттәгечә, турнир соңында әлеге 10 спортчы арасында җирәбә уйнатып ачыкладылар. Һәм бу юлы бәхет шәһәрдәшебез, Чаллы шифаханәләренең берсендә балалар табибы булып эшләүче 38 яшьлек Фәнис Нурхәмәтовка елмайды. Аллаһ насыйп иткән кадерле бүләк – Олы Хаҗга юлламаны аңа «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторы вәкиле Илдус Сабитов тапшырды. 

Афәрин, егетләр! Киләчәктә дә шулай уңыш казанып, мәртәбәле бүләкләргә лаек булып, милли көрәшебезне, динебезне үстерүдә өлеш кертеп гомер итегез. Татарча көрәш иманыбызны, саулыгыбызны ныгытырга да, төрле милләтләр арасында дуслык җепләре сузарга да һәм инде, әлбәттә, бушка Хаҗга барып кайту өчен дә менә дигән мөмкинлек бит ул.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хаҗ милли көрәш хаҗга юллама