Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Миллионер татар егете Аяз Шабутдиновка 10 ел төрмә яный

Беренче суд утырышы булды.

Мәскәү судына танылган блогер, бизнес-тренер, татар егете Аяз Шабутдиновны алып килделәр. Исегезгә төшерәбез, ул мошенниклыкта, зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә. Социаль челтәрләрдә ул миллионер булырга өйрәтүче видеокурслар саткан була. Бәясе дә очсыз түгел - 1 млн сумга җитә. 

Аяз Шабутдиновны 8 эпизод буенча хөкем итәчәкләр. Салынган зыян күләме - 4 млн сумнан артык.

Судта аны 16 декабрьга кадәр СИЗОга җибәрәргә дигән карар чыгарылды. Хәзер тикшерү барачак. Аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Шунысы мәгълүм: Аяз Шабутдиновның Сент-Люсия дәүләте гражданины дигән паспорты, АКШ һәм Европага визалары бар. Шулай ук ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләре резиденты да. Анда ул фатир алган булган. 

Аяз Шабутдиновны 3 ноябрь көнне Мәскәүдә кулга алдылар. Аның чит илдән ял итеп кайткан чагы булган иде (моннан укы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев