«Минем әнием бит ул!»
Җиңүче билгеле.
«Шәһри Чаллы»ның социаль челтәрләрендә 21 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр «Минем әнием бит ул» дигән фотобәйге үткәрдек. Шартлары гади – һәр катнашучы әнисенең фотосын җибәрергә һәм аның иң матур, сокландырган сыйфатларын язарга тиеш иде. Редакция телефонына 30га якын хат килде. Күпләр өчен бу бирем түгел, ә якын кешеләренә яратуын белдерү өчен менә дигән сәбәп булды.
Татарстанның төрле шәһәр, районнарыннан яздылар. Әниләренә атап шигырь дә иҗат иттеләр, шартына китереп, һөнәре, холкы, шөгыльләрен дә санадылар. Кайберләре белән газета укучыларыбызны да таныштырасыбыз килә.
«Яраткан әнием Әринә Әхияртдин кызы Гатина (аңа 85 яшь). Актаныш районы Яңа Кормаш авылында туган. Бик көчле шәхес, җитез, тик торырга, зарланырга, гайбәт сөйләргә яратмый, тәртип ярата», – дип язды кызы Гүзәл Фәрдиева. Әринә апа бәйгедәге иң өлкән әни булгандыр, мөгаен. Аны ВКонтакте төркемебездә 24 мең кеше карады. Шул яшендә утын кискән фотосы белән дә истә калды ул. Һичшиксез, соклануга лаек!
Тагын бер хатны интернетта 30 мең кеше карады. «Әнием – Исмәгыйлева Лилия Әгъләм кызы. Аңа 57 яшь. Мөслим районы Әмәкәй авылыннан. Әниемнең яхшы сыйфатларын санап бетергесез. Ул гөлләр үстерергә ярата».
Авторы – кызы Айзилә Хәертдиновага шалтыратырга булдык. Ул хатны көчкә язуын сөйләде: «Дулкынландым, андый вакытта башка матур сүзләр киләмени ул?!» – диде ул.
Әнисенең бәлеш кискән фотосын юкка сайламавын да әйтте – анда Лилия ханымның уңганлыгы күренеп тора шул! ВКонтактедагы постка килгәндә, аны үзе күрмәгән, чөнки паролен югалтып, гомумән анда керә алмый икән. «Әниегезне бик күп карадылар, ничек шулай булды икән ул?» – диюемә: «Бәхет эше! Кая барасың?» – дип елмайды.
Подписчикларыбызның игътибарын җәлеп иткән тагын бер хат 16 мең просмотр җыйды. Анда: «Мин әниемнең бердәнбер үз кызы»», – дип язылган сүзләр гаҗәеп тоелды. Баксаң, хат авторы Динара ханымның әнисе, Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәүче Ләйсән Рамазанова 6 баланы тәрбиягә алып үстергән икән. Өстәвенә, үги әтисеннән энесе дә бар. Мондый адымга Ләйсән ханымны бертуган сеңлесе Лариса үрнәге этәргән. Балалары булмагач, алар гаиләсе тәрбиягә башта ике, аннары тагын 6 бала алган, үз уллары да туган. Динара ханым шаккаттыруын дәвам итеп, «71 яшьлек әбием дә 5 баланы уллыкка алып үстерде», – диде. Менә нинди гаҗәеп, батыр йөрәкле хатын-кызлар яши арабызда!
Төп героебыз Ләйсән ханым бәйгедә катнашуын белми икән. Кызы аңа сюрприз ясамакчы: «Җиңсәк, фотосыннан портрет ясап бүләк итәр идем», – ди Динара.
Җиңүчене 27 ноябрь көнне туры эфирда очраклы саннар генераторы аша сайладык. Бәхет Чаллыдан Айсылу Габдрахмановага елмайды.
«Әнием Гүзәлнең яшь чагында актриса буласы килгән. Укырга да китмәкче булган, тик әнисе җибәрмәгән. Соңрак әтиебез Фәнилгә кияүгә чыгып, аның белән Чаллыга киткән. Аннары без туганбыз, шулай итеп, хыялы тормышка ашмаган. Алай дисәң дә дөрес түгел, чөнки әнием безгә әкият геройлары да булып уйнады, бәйрәмнәрне дә кызыклы итеп үткәрде, безне дә матур итеп сөйләргә, чыгыш ясарга өйрәтте. Бүгенге көндә дә күңеле көр аның. Ул тәмле ашлар да пешерә, өе чиста, балкып тора, бик матур әйберләр бәйли. Урын өстендәге әнисен (әбиебезне) дә карый. Без аны яратабыз һәм барысы өчен дә рәхмәтлебез», – дип язды ул хатында.
Айсылу ханымны да бәйгебездә катнашкан һәр әнине дә якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз! Балаларыгыз сезгә шундый матур сүзләр багышлады, соклануын, горурлануын белдерде. Аларының сезне өзелеп яратуын белү үзе бер бүләк булгандыр, дип ышанып калабыз. Якын арада тагын да кызыклы бәйгеләр үткәрергә планлаштырдык, социаль челтәрләребезне карап, безнең белән бергә калыгыз!
Фото: Айсылу / фотода: бәйгенең җиңүчесе әнисе белән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев