«Минем яраткан сәхнә йолдызым» конкурсының 2нче катнашучысы
«Минем яраткан сәхнә йолдызым» бәйгесендә икенче ктанашучыбыз – Сарман районы Дүсем авылыннан Марат Юнысов.
– Фотода Аяз Гыйләжев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актеры, төрле чараларны алып баручы, «Куңел» радиосында тапшырулар алып баручы, үз эшенең чын остасы, талант, Марсель Мөсәвиров. Аның белән фотосурәткә Чаллының ял базасында – бер очрашу вакытында төшкән идек. Марсель белән без чын дуслар, гел очрашып, аралашып, хәбәрләшеп торабыз, аның спектакльләренә дә чын күңелем белән йөрим, – дип яза безгә Марат әфәнде.
Конкурс турында тулырак монда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев