Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Минем яраткан сәхнә йолдызым» конкурсының 3нче катнашучысы

«Шәһри Чаллы» игълан иткән бәйгегә фотолар кабул итә башладык. Чираттагы катнашучыбыз – тумышы белән Сарман районыннан булган, хәзерге вакытта Чаллыда гомер итүче Гүзәлия Ибраһимова.

– Бу фотоны 2019 елның 17 августында төшкән идек, анда мәрхүм Хәмдүнә апа Тимергалиева. Ул Чаллының «Энергетик» мәдәният йорты каршысында чыгыш ясаган иде.

Ни өчен аны яратаммы? Аны бит яратмау мөмкин түгел, туры сузле, беркемнән дә курыкмас, усал булып күренсә дә, шул хәтле мәрхәмәтле ханым иде ул! Кабатланмас тавышы, сәхнәдә үзен иркен тотуы, килешле итеп чыгыш ясавы, үзенең тамашачысын яратуы өчен яратам мин аны, әле дә аны җырларын тыңлыйм, – дип белдерә Гүзәлия ханым.  

Конкурс турында тулырак монда. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев