«Минем уңыш» бәйгесенең дүртенче катнашучысы
Яңалыклар тасмасы

«Минем уңыш» бәйгесенең дүртенче катнашучысы

Күрәсезме, Самираның кишерләре нинди зур булып үскән?! Ә сере гади - мул итеп су сибәргә кирәк!

Бакчада ял итәргә туктаган бу кызыкай - Самира Хаметова. Әбисенең « Заря» ширкәтендәге бакчасында җәй көне рәхәтләнә ул. Яшеллеккә, чәчәкләргә күмелгән участокта эш тә җитәрлек: чүп утыйсы, җимеш җыясы. Инде менә яшелчәләргә дә чират җитә. Күрәсезме, Самираның кишерләре нинди зур булып үскән?! Ә сере гади - эссе җәйдэ кишерләр үссен өчен мул итеп су сибәргә кирәк!

Фотолар 21 августка кадәр кабул ителә. Тавыш бирү вакыты – 22 августтан – 31 августка кадәр. Җиңүчебезгә Чаллы татар дәүләт драма театрының спектакленә ике кешелек чакыру билеты әзерләдек. Фотолар сездән - бүләк бездән!

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев