Министр Марсель Миңнуллин: «Республика күпме акча түкте, тик...»
Сәламәтлек саклау министры нәрсәдән канәгать түгел?
Чаллыда табибларга кытлык. Шәһәр медицина учреждениеләре белгечләр белән нибары 62 процентка тулыландырылган. Бүгенге көндә учреждениеләрдә 1846 табиб эшли, дип хәбәр итте сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов медсовет утырышында. 24 яңа белгеч өстәлгән. 1 процентка гына алга китеш бар. Шәһәрдән махсус программа буенча укырга җибәрелгән 35 белгеч кайтуын көтәләр.
«Иң мөһиме – күрсәткечләрне саклап калуга ирештек», – диде Рөстәм Ногманов. Әмма мондый караш ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинны канәгатьләндермәде.
«Без алай фикер йөртергә тиеш түгел. Бернинди субъектта да хакимият тарафыннан шулкадәр игътибар бирелми. Сезнең максатыгыз, хастаханә җитәкчеләренә әйтәм, – бу проблема өстендә эшләү», – диде ул.
Аеруча йогышлы авырулар хастаханәсенең тулы көченә эшләмәвенә шелтә белдерде. Аны капиталь төзекләндерүгә республикадан 2,9 млрд сум акча бүленеп бирелде.
«Миңа бу тынгылык бирми! Республика хастаханәне капиталь ремонтлауга, төзүгә бик күп акча сарыф итте. Зур потенциалы булган хастаханә 50, бәлки 60тан артык процентка эшли торгандыр… Кече медперсонал җитми - 76,9 процентка дефицит. Сәбәбен предприятиеләргә эшкә китүләре белән аңлаттылар. Әмма көллият, махсус укыту кебе программалар бар. Шул ук йогышлы авырулар хастаханәсендә дә белгечләргә дефицит. Ул республиканың төньяк-көнчыгыш, көньяк-көнчыгыш районнарына хезмәт күрсәтерлек зур потенциалы булган хастаханә бит», – диде министр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев