Минзәлә районы «Авыл җыены» бәйрәмнәре кайчан уза? Анда нинди артистлар килә? (график)
Яңалыклар тасмасы

Минзәлә районы «Авыл җыены» бәйрәмнәре кайчан уза? Анда нинди артистлар килә? (график)

Бу ялларда Минзәлә районында “Авыл җыеннары” үтә. Әлеге бәйрәм Сабантуй кебек күңелле итеп уздырыла.

Әйтик, 4 июнь көнне Әтрәкле авылында үткәрелгән бәйрәмгә Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың килүе көтелә. Монда бәйрәм 14 сәгатьтә башлана. 

Бәйрәм программасында – кыр алдынгыларын зурлау, моннан тыш төрле милли уеннар оештыру да планлаштырылган. 
Сәүдә нокталарында сату да оештырылачак. Ат чабышлары исә – бәйрәм кульминациясенә туры килә. Кичкә таба исә салют та булачак. 

Моннан тыш Минзәлә районы Тупач авылында да “Авыл җыены” оештырыла. 5 июньдә сәгать 10да монда чишмә ачылу тантанасы үтә. Сәгать 11дә төп бәйрәмгә старт бирелә. Чакырылган кунак – Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова. 

Минзәлә районында “Авыл җыеннарын” үткәрү графигы монда. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев