Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Солдатларга 100 сум җибәрүчеләр дә бар

Чаллыдан Донецкига гуманитар ярдәм машинасы кузгалды.

Кичке сәгать 4. Мәйданда - Чаллы активистлары. Донецкига чираттагы гуманитар ярдәм машинасын озаталар.
"Фура шыгрым тулы. Ниләр генә юк анда. Азык-төлек тә, солдатларыбызга хәрби кием дә. Техника запчастьләре, төзелеш материаллары да бар. Хәтта 2 ВАЗ һәм Нива машиналарын да сыйдырдык", - ди Чаллының десантчы ветераннар союзы җитәкчесе Михаил Клюшин. 

Кирәк-яраклардан тыш, солдатларга хатлар, якыннарыннан посылкалар да бар. Һәм иң мөһиме - су. Хәзерге вакытта хәрби операция җирлегендә чиста суга кытлык. Күпләп су һәм фильтрлар җибәрделәр.

Мондый гуманитар ярдәмне десантчы һәм әфганчы ветераннар союзы  эшмәкәрләр, шәһәрдәшләр белән берлектә 6нчы тапкыр җибәрә. Михаил Клюшин әйтүенчә, кирәк-яраклар җыюда бөтен шәһәр халкы катнаша.

"Беркем битараф түгел. 100 сум алып килүче пенсионерлар да булды. Ярдәмгә үз өлешен шәһәр эшмәкәрләре дә кертте. Һәммәсенә рәхмәтлемен", - ди Михаил Клюшин. 

"Бөек Ватан сугышы вакытында халкыбыз ничек берләшкән, хәзер дә шундый ук күренеш. Халык берләшеп ярдәм итә. Бу читтән күзәтүчеләр өчен дә үрнәк булып тора", - диде башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов.

 

Телеграм -» ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм МАХСУС хәрби операция