Мәктәпләр гадәти режимда эшли
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Чаллы мәктәпләренең дистанцион укытуга күчмәвен әйтте.
Уку елы башында барлык укучыларның 7%ы кискен йогышлы авырулар белән чирләгән, хәзер бу күрсәткеч 5%. «Бүгенге көндә барлык мәктәпләр гадәти режимда эшли, бер укучы, бер сыйныф та дистанцион укуга күчмәде. Балалар арасында яңа коронавирус белән авыручылар юк» , – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев