Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпләрдә туклануны оештыру кагыйдәләре бозыла

Узган елның ноябреннән республикада 537 мәктәпне тикшерделәр, аларның 349ында кагыйдә бозулар табылды.

Бу хакта Татар-информ

Татарстан мәктәпләренең яртысыннан артыгында туклануны оештыру кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган елның ноябреннән башлап, ведомство укучыларның туклануын контрольдә тоту өчен, мәгариф учреждениеләрендә планнан тыш тикшерүләр үткәрә.

Барлыгы 537 мәктәп тикшерелде, бу тикшерелергә тиешле оешмаларның гомуми санының 33,8 процентын тәшкил итә.

Тикшерү вакытында барлык мәктәпләрдә таратканда һәм балаларның өстәлендә кайнар ризыкларның температурасын үлчәгәннәр. Нинди дә булса кагыйдә бозулар табылган очракта педагоглар белән эш алып барылган. Моннан тыш, лаборатория тикшеренүләре өчен мәктәпләрдә төрле әзер ризыкларның үрнәкләрен алганнар.

Туклануны оештыруда 349 мәктәптә кагыйдә бозулар ачыкланган, бу тикшерелгән учреждениеләрнең гомуми санының 65 процентын тәшкил итә. Тәртип бозуларның күбесе савыт-саба юу, санитар-дезинфекция режимын үтәү, пешекчеләрнең шәхси гигиенасы һәм башкалар белән бәйле.

Тикшерү нәтиҗәсендә төрле кагыйдә бозулар табылган мәктәпләрдә аларны бетерүне таләп иттеләр.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе республиканың мәгариф учреждениеләрендә мәктәптә туклануны оештыруны тикшереп торуын дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев