Могҗиза: 5 яшьлек сукыр малай Коръәнне яттан өйрәнә [видео]
Яңалыклар тасмасы

Могҗиза: 5 яшьлек сукыр малай Коръәнне яттан өйрәнә [видео]

Согуд Гарәбстанында 5 яшьлек сукыр Хөсәйн Мөхаммәд Таһир Коръәнне радиодан тыңлап яттан өйрәнгән. - Улым телевиор карый алмый, шуңа да аңа радио сатып алдым. Радионың тәүлек буе Коръән укыла торган ешлыгына көйләдем. Улым шуны тыңлап, Коръәнне яттан өйрәнгән, - дип сөйли малайның әтисе.

Баланың Изге китапны яттан белүен әти-әнисе Мәдинәгә Җиддәдән күчеп килгәч аңлаган. Улы әтисеннән Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.с.) мәчетенә алып баруын үтенгән. Шунда баргач, Хөсәен "Әл-Бәкара" сүрәсенең берничә аятен яттан сөйләгән. Баланы Коръән-хафизлар да тыңлап караган, алар аның Коръәнне тулысынча яттан белүен, аны камил рәвештә сөйләвен ачыклаган. Видео

Шәһри Казан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев