Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар пенсионерларны алдамакчы

Алар пенсияне цифрлы акчага күчерү белән бәйле яңа схема куллана

Соңгы вакытта бик күп кешеләргә «барлык пенсионерларга пенсияләрен цифрлы акчага әйләндермәсеннәр өчен тиз арада социаль яклау бүлегенә барып гариза язарга кирәк» дигән хатлар килгән. Бу – ялган. 
Россиянең социаль фонды пенсияләрне цифрлы акчага күчерми, «баш тарткан» очракта бернинди гариза язарга кирәкми. РФ социаль фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә ул хатларда әйтелгән гариза формасы гомумән юк. 
Мондый хәбәрләр җәмгыятьтә киеренкелек тудыра, мошенниклар моны шәхси мәгъләмәтләрне белү яки башка финанс схемасына кертү өчен куллана. Белгечләр тикшерелмәгән, расланмаган белдерүләргә игътибар итмәскә киңәш итә. Аеруча хатта «тиз арада», «кул куярга», «билгеле бер датага кадәр өлгерергә кирәк», «барлык танышларыгызга таратыгыз» дигән сүзләр булса бигрәк тә.
Пенсияләрне гадәти режимда түләү дәвам итә, моның өчен гражданнарга бернинди гамәлләр башкару кирәкми. 
Өстәмә мәгълүмәт һәм белешмәләр алу өчен 8 800 100 0001  номеры буенча социаль фондның бердәм контакт үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтырату бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация