Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рамил Хисмәтуллин: «Муса Җәлил турниры безнең өчен Олимпия уеннарына тиң»

Чаллы көрәшчеләре мәртәбәле ярышка әзерләнә.

2-3 февральдә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда татарча милли көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә республикакүләм турнир узачак. Мәртәбәле турнирга республикадан йөзләгән спортчы, дистәләгән команда җыелыр дип көтелә. Тренерлар составыннан тыш, Чаллыдан башкалага 26 спортчы барачак. 

Чаллының М.Бибишев исемендәге «Витязь» спорт мәктәбе көрәшчеләре һәм тренерлары бәйгегә ничек әзерләнә соң?

– Быелга планнар зурдан. Тик бу ярыш бит. Нәрсә буласын алдан әйтеп булмый. Төп көндәшләребез дә һаман шулар ук: Әлмәт, Лаеш, Казан егетләре. Аннары бүген көчлеләр рәтендә – Кукмара, Балтач һәм Арча командалары. Яшьләр үсеп килә, авыл малайлары яхшы шөгыльләнә. Былтыр Муса Җәлил турниры 60нчы тапкыр үтте, без беренче урын алган Лаеш командасына 0,5 очко белән җиңелдек. Күз алдыгызга китерегез, нибары 0,5 очко... 

Әзерләнәбез, сүз дә юк. Егетләр көн дими, төн дими гел тренировкада. Без көчле команда, үзебезне тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алачакбыз. Төрле ярышларда күп тапкырлар җиңү яулаган көрәшчеләребез Ришат Исхаков, Айнур Мирзаянов, Дмитрий Левашов, Ленар Садыйков, Ренат Миңнегалиев, Ренат Шәйхетдинов, Данил Хәйриев, Азат Габдрәшитов, Илнар Галимов, Рәнис Гыйләҗетдинов бар. Шундый спортчылар булганда көрәшәбез әле, Аллаһы боерса! 

Шунысын да әйтәм: барысы да үзебезнең көрәшчеләр, читтән малайлар «сатып алмадык», легионерларны кертмибез дә, үзебез дә чакырмыйбыз. Чаллы командасы икән, Чаллыныкы булсын. Яшь малайларны да тугрылыкка өйрәтәбез. Дөрес, көрәшчеләребезгә башка командага күчәргә тәкъдимнәр ясыйлар. Тик алар безнең мәктәп егетләре, алай сатылып йөрүне яратмыйлар. Муса Җәлил турниры без татарлар өчен Олимпия уеннарына тиң. Ярышлар бик киеренке барачак, анысы һичшиксез. Спортчының мөмкинлекләрен келәмдә күрәчәкбез, – дип сөйли татарча көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин.

Россия Федерациясенең атказанган тренеры, данлыклы көрәшче Рәкыйп Фәйзуллин белән дә сөйләшеп алдым. Нигә Муса Җәлил турниры Чаллыда үтми дип сорадым. 

– Элегрәк җиде-сигез ел рәттән бу ярышлар биредә «Витязь» спорт комплексында үтте. Аннары мин аны Боз сараена зуррак масштабка чыгардым. 2000нче елларда тагын берничә ел рәттән республикакүләм ярышлар безнең шәһәрдә узды. Трибуналар гөрләп тора иде. Чаллыдан гына түгел, күрше районнардан да җанатарлар килде. Күп кеше Чаллыда үткәрүебезне сорый, тик бездән генә тормый шул. Ул сорау әле күтәрелер, мин баш тренер буларак та моның очына чыгармын дим. Муса Җәлил турниры Чаллыга кайтырга тиеш! – дип җаваплады ул.  

Гөлия Ибатуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев