Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

#МЫВМЕСТЕ Халыкара Премиясендә катнашуга гаризалар кабул итү 25 июльгә кадәр озайтылды

Премиягә 1,5 ай алдан Россиянең 85 төбәгеннән 15 меңгә якын гариза кабул ителгән. Әмма гаризалар кампаниясенең соңгы көнендә Премиянең оештыру комитеты волонтерлардан, НКО һәм эшмәкәрләрдән дедлайнны озайтуны сорап йөзләгән мөрәҗәгать алды. Хәзер Премиядә катнашуга гаризалар 25 июльгә кадәр озайтылды.

Заявкаларны премия.мывместе.рф. сайтында калдырырга мөмкин. 
Волонтерлар һәм НКО иң популяр трек булды һәм Премия заявкаларының 80% тан артыгын җыйды. 
«Волонтерлар һәм НКО» трегында 8 номинациянең 2сенә гариза бирергә мөмкин: «Кешеләргә ярдәм», “Милләт сәламәтлеге” – сәламәтлек саклау, донорлык, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерү проектлары өчен; «Мөмкинлекләр иле» – шәхес тәрбияләү, талантларны ачу, мәгариф һәм фән үсеше проектлары өчен; «Мәдәни мирас» – мәдәни кыйммәтләрне, традицияләрне үстерү һәм тарихи хәтерне саклау проектлары өчен; «Комфортлы шәһәр» – регионнарны, шәһәр мохитен һәм социаль инфраструктураны үстерү проектлары өчен; “Яшел ил” – әйләнә-тирә мохитне саклау, экологияне саклау, хайваннарны һәм аларның хокукларын яклау проектлары өчен; «Тормыш өчен технологияләр» – тормыш сыйфатын яхшырту өчен цифрлы продуктлар булдыру яки тарату проектлары өчен; “Безнең арада геройлар”. 
72 катнашучы тректа җиңүче булачак һәм проектларны үстерүгә 2,5 млн сумга кадәр грант отачак.
Моннан тыш тагын башка треклар (номинацияләр) дә каралган. 
Заявкалар кампаниясе 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Августтан октябрьгә кадәр Премиянең ярымфиналлары старт ала. Финалга чыгучыларның проектларын һәм эшләрен 15 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр жюри әгъзалары халык тавыш бирүендә бәяләячәк. Җиңүчеләрне 5 декабрьдә #МЫВМЕСТЕ Халыкара Форумында игълан итәчәкләр. Бүләкләрне традиция буенча Россия Президенты Владимир Путин тапшырачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс