Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пешекче Нәфис Кәлимуллин: «Тәмнәрне «өйләндерә» беләм»

Казанда үткән бәйгедә ул чәк-чәкне җиләк җимешләр, соклар кушып башка тәм белән әзерли.

Чаллы егете Нәфис Кәлимуллин илкүләмендә танылды. Ул федераль каналдагы кулинар телешоуда катнашты. Үзенчәлекле ризык пешереп күрсәтте. Алай гына да түгел, саф татар телендә үзе иҗат иткән шигырен укыды.

Нәфис Кәлимуллин бүген “Шәһри Чаллы” редакциясенә кунакка килде. Ул тумышы белән Сарман районы Ләшәү-Тамак авылыннан. 13 яшендә Чаллыга килеп, татар-төрек лицеенда, аннары медицина көллиятендә белем ала. Тик җәйге ялларда кафеда пешекче ярдәмчесе булып эшләп караганнан соң көллияттән китә һәм шәһәрнең сәүдә технология институтына укырга керә, аны тәмамлый.

Хәзерге вакытта Нәфис Халыкара Россия, Татарстан пешекчеләр ассоциациясе әгъзасы. Ноябрьдә ул Төркиядә үткәрелүче Халыкара пешекчеләр бәйгесендә Россия данын яклаячак.

Танылган шәһәрдәшебез әйтүенчә, бәйгеләрдә җиңү өчен төгәллек, пөхтәлек, тырышлылыктан тыш, тәмнәрне “өйләндерә”, ягьни бер-берсен тулыландырырлык итеп куша белү кирәк. Әйтик, Казанда үткән бәйгедә ул десертка милли ризыгыбыз чәк-чәкне җиләк җимешләр, соклар кушып башка тәм белән әзерли һәм җиңә.

“Быел яз мин дустым, Россиядә танылган пешекче Курсант (әбисе кушкан чын исеме) Нуретдиновны чакырып уртак кичке аш (гастроужин) оештырдык. Анда авокадоны лайм согы белән кушып әче алма тәме чыгардык. Бер ризыктан тәме буенча икенче ризык итеп бирегә була – бу “тәм яшерү” дип атала” дип уртаклашты әңгәмәдәшем.

Нәфис Кәлимуллин белән  тулы әңгәмәне газетабызның киләсе саннарында укый аласыз.


Туры эфирда әңгәмәне моннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев