Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Наил Әнәсов кызы белән җырлый

«Әти, минем синең кебек сәхнәдә җырлыйсым килә», – дип үз фикерен белдерде.

Җырчы, «Болгар» бию театры солисты Наил Әнәсовның яңалыгы бар. Ул кызы Лиана белән яңа җыр яздырган. Социаль челтәрләргә таралып, тыңлаучыларда кызыксыну уяткан композициянең исеме «Җырлыйк әле» дип атала. Сүзләрен Рәзинә Сәетгәрәева, ә көен Гөлназ Закирова иҗат иткән.
Әтиле-кызлы бу иҗат җимеше искиткеч матур. Язылган комментарийлар янына үз фикеремне калдырдым: «Нинди җылылык, күз генә тимәсен! Лиананың тавышы күңелгә үтеп керә торган, шәп дуэт, афәрин!» Соклануымны белдереп кенә калмадым, түбәндәге сорауларны да юлладым:

– Наил, ничек дуэт яздырырга уйладыгыз?
– Бу минем кызымның матур бер хыялы иде. Без әлеге хыял сукмагыннан өч ел атладык. Җырның ертыгы юк дисәләр дә, тамашачы хозурына илтеп җиткергәнче күп хезмәт куярга туры килде. Иң элек эчтәлеге белән икебезгә дә туры килгән җыр тексты сайладык. Тавыш мөмкинлекләрен исәптә тотып көй яздырдык. Җырның аранжировкасы да бик уңышлы чыкты, күңелгә хуш килгән җыр туды.

 – Моңа кадәр Лиананың җырга, сәхнәгә тартылганы сизелә идеме?
– Әйе, Лиана балалар бакчасына йөргәндә үк җырлый иде, чараларда актив катнашты. Үсә төшкәч: «Әти, минем синең кебек сәхнәдә җырлыйсым килә», – дип үз фикерен белдерде.

– Лиана җыр бәйгеләрендә катнашамы? 
– Без аны дүрт яшеннән конкурсларга йөртәбез. Йөргән таш шомара, дигәндәй. Теләге булгач, бер нәрсәгә карамый ярдәм итәргә тырышабыз. Соңгы уңышыбыз Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева оештырган «Сандугач» яшь башкаручылар конкурсында булды. Лиана анда беренче дәрәҗә лауреат исемен алды. Кызыбыз белән горурланабыз. Хәзер аңа 10 яшь.

– Популяр җырчы буларак, әтиле-кызлы дуэтны уңышлы проект дип саныйсызмы? 
– Беренче уртак хезмәтебез «төерле» булмады шикелле. Тамашачы безнең «Җырлыйк әле» җырын яратып кабул итте. Сизелеп тора, әле дә игътибар үзәгендә бу җыр. Интернет дуслардан «ялкынлы лайк»лар, ихлас комментарийлар кабул итәбез.

– Наил, җырлагыз әле, җырлагыз бергә, сандугачтан отып моңлы, матур көй. Җырлап яшәгәндә дөнья иркен. Иҗат уңышлары телибез.

Резидә Ганиева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев