Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Сабантуй батырына: «Мине дә машинаңда йөртерсең әле!»

Наил Мәһдиев БРИКС уеннарында җиңүче спортчылар белән очрашты.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев БРИКС уеннарында җиңүче спортчыларны җыйды. Очрашуга тренерлары, спорт учреждениеләре җитәкчеләре дә килде. Сәбәбе Казанда узган БРИКС уеннары белән бәйле. Шәһәребезнең 7 спортчысы призлы урыннар яулады. 

«Спортта искиткеч нәтиҗәләргә ирешәсез. Бу - хезмәтегез, тырышлыгыгыз нәтиҗәсе.Профессиональ спортның нәрсә икәнен бөтенебез дә аңлыйбыз. Үсеп килүче буын өчен сез – яхшы үрнәк! Шулай дәвам итегез! Шәһәрдә матди база бар, тренерлар да җитәрлек. Балаларга кумирлар кирәк. Кумирлар сез инде ул! Тырышлыкларыгыз, үҗәтлегегез өчен спортчыларга да, тренерларга зур рәхмәтемне белдерәм», – диде шәһәр мэры. 

Мэр тренерларның хезмәтен дә югары бәяләде. Шәһәрдә спорт белән шөгыльләнү өчен лаеклы шартлар тудырылганын ассызыклады. 

«Иң мөһиме – тренер. Спортчы нинди кулларга эләксә - шундый булачак», – диде ул.

Очрашуда иң беренче тренерларны бүләкләделәр. Наил Мәһдиев «Строитель» спорт мәктәбе тренеры Марат Мадияров, «Олимпийский» спорт мәктәбе тренеры Константин Толмачев һәм Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе тренеры Илнур Хәйбуллига Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Чиратта – БРИКС уеннарында җиңүчеләр. «Олимпийский» спорт мәктәбендә дзюдо белән шөгыльләнүче Нияз Билалов, «Строитель» спорт мәктәбе спортчысы, авыр атлетика остасы Зөлфәт Гәрәевка да Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Көрәш буенча җиңүчеләр Азат Габдрәшитов, Радик Сәлахов һәм Рәнис Гыйләҗетдиновка бүләкләр тапшырганда Наил Мәһдиев аеруча да горурлык хисләре кичерүен белдерде. 

– Рәнис, син бу сезонда ничә машина алдың? – дип сорады мэр Рәнис Гыйләҗетдиновтан.

– 3 машина булды, Аллаһка шөкер, – диде спортчы.  

– Оо, менә бит! Мине дә машинаңда йөртерсең әле, – дип уены-чыны белән әйтте Наил Мәһдиев. 

– Бик шатланып һәм зур теләк белән, Наил Гамбәрович, – диде көрәшче.

Исегезгә төшерәбез, чемпион Рәнис Гыйләҗетдинов быел Чаллы Сабан туеның абсолют батыры булып Лада веста машинасы отты. Мәскәүдәге ярышлардан да машина белән кайтты. Дөнья Кубогы һәм чемпионатында ул беренчелекне алды. Барлыгы 3 машина! Җиңгән автомобильләрне көрәшче нишләтәчәк? Планнары нинди? Кайчан өйләнергә җыена? «Шәһри Чаллы»ның киләсе саныннан укый аладан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев