Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Күпме акча сарыф ителде! Саклагыз!»

Мэр «Безнең ишегалды» программасы кысаларында башкарылган эшләрне сакларга сорады.

«Безнең ишегалды» кебек масштаблы программа дистә еллар узгач кына булырга мөмкин, ди мэр. Чаллыда 5 ел эчендә 493 ишегалды тәртипкә китерелде. Республика бюджетыннан 8 млрд сумга якын акча бүленеп бирелде. 

«Киләсе «Безнең ишегалды» программасы 50 елдан соң гына булачак. Бәлки 30-40 елдан соң. Ишегалларын тәртипкә китерү өчен күп көч куела. Башкарылган эшләргә бик сакчыл, рәхмәтле булсак идек. «Безнең ишегалды» кебек программалар бөтен шәһәрдә дә юк. Бары тик Мәскәү, Санкт-Петербург, финанс яктан нык булган төбәкләрдә генә. Кайсы вакытта яшәвебезне, илнең нинди хәлдә булуын беләсез. Шуңа да карамастан Татарстанда да, Россиядә дә кешеләр өчен мөһим булган бер генә программаны да туктатмадылар. Ишегалды республика милке дә, муниципаль милке территориясе дә түгел. Моны аңларга кирәк. Ишегалларын тәртипкә китерү белән йортта яшәүчеләр идарә итү компанияләре аша үзләре шөгыльләнергә тиеш», – ди Наил Мәһдиев. 

Быел Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 79 ишегалды төзекләндерелә. Хәзерге вакытта эшләр 32 йорт яны территориясендә бара. Моннан укы. 

Фото Чаллы хакимиятеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев