Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Парк һәм скверлар электр транспортлары өчен түгел!»

Чаллы мэры ял итү зоналарында тиз йөрешле транспортларны тыю буенча фикерен билдерде.

«Парк һәм скверлар электр транспортлары өчен түгел! Биредә балалар самокатта, велосипедта йөри. Аларның гомере куркыныч астында булырга тиеш түгел. Берничә ел элек яр буеннан машина, мотоциклларда узышалар иде. Шушы көннәрдә ял итүчеләр мотоциклда йөрүче егетне видеога төшергәннәр. Мотоциклларда йөрисегез килә икән – аның өчен махсус урын бар. Эшмәкәр Наил Хуббатуллин мотокросс объекты булдырды», – диде мэр.

Исегезгә төшерәбез, быел Чаллы хакимияте Ф.Табеев исемендәге яр буенда һәм Комсомол паркында электр транспорларында йөрүне рәсми рәвештә тыйды. Ял итү зоналарында махсус билгеләр урнаштырылды. Эшмәкәрләргә прокатка этеп йөрешле самокат, велосипед һәм роликлар гына бирергә рөхсәт ителә. Электр транспортлары катгый тыела. Бу хакта монда яздык.

Парк һәм скверларда куркынычсызлык чаралары күрелергә - ял итү урыннары коткаручылар белән тәэмин ителергә һәм видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылырга тиеш, ди мэр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев